news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районы мәктәпләрендә 11411 укучы белем алачак

Бөгелмәнең белем бирү системасы берничә ел Татарстанда иң яхшылардан санала.

(Бөгелмә, 4 сентябр, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Бөгелмә районы мәктәпләрендә 2018/2019 уку елының гомуми белем бирү мәктәпләрендә 11411 кеше белем алачак, шуларның 1306сы беренче сыйныфлар, дип яза ьирле басма.

2нче лицейда үткән тантаналы линейкада укучыларны һәм укытучыларны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров котлады.

"Бөгелмәнең белем бирү системасы берничә ел инде Татарстанда иң яхшылардан санала. Безнең район елдан-ел Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча лидерлыкны яулый. Без яңа, соңгы техника белән җиһазландырылган уку йортлары ачабыз, матди-техник базаны камилләштерәбез, үзебезнең һәм чит ил тәҗрибәсен актив кулланабыз. Болар барысы да киләчәктә белем бирү сыйфатын үстерүгә юнәлтелгән. Әлеге истәлекле көнне барлык укытучыларга, тәрбиячеләргә, профессор-укытучы корпусы вәкилләренә яңа иҗади уңышлар, укучыларга укуларында, иҗатта һәм спортта уңышлар телим" - диде җитәкче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100