Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә башкарылган эшләр буенча хисап тоттылар
Утырыш Карабашның алдынгы кешеләренә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
(Бөгелмә, 17 февраль, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә җирле Советның хисап сессиясе узды. Анда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Утырыш башланыр алдыннан Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров, бистә башлыгы Марат Минхәйдәров белән бергә, капиталь ремонттан соң җирле табиблык амбулаториясен һәм “Нефтьче” спорт комплексында йөзү, баскетбол һәм бокс буенча спорт секцияләрен карады.
Карабашлылар бистә башлыгы Марат Минхәйдәровның чыгышын аеруча игътибар белән тыңладылар. 2018 елда Карабаш бистәсе өчен, федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән шактый әһәмиятле вакыйгалар була.
Бистәдә, капиталь ремонт программасы кысаларында, 16 миллионнан артык суммага 7 йорт ремонтланган. 2019 елгы программага 1 700 000 сумга 6 йортны төзекләндерү кертелгән. Шулай ук җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда 2018 елда юл эшләре программасы буенча берничә урамга 4 818 602 сумга асфальт җәелгән.
2017 елда ук сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау, шул исәптән медицина җиһазлары һәм мебель сатып алу программасы буенча Карабаш табиблык амбулаториясендә капиталь ремонт булган.
Чыгышының ахырында Линар Закиров барлык депутатларга һәм Карабаш халкына уртак эш өчен рәхмәт белдерде. Сессия Карабашның алдынгы кешеләренә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз