news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районы башлыгы вазифасына Линар Закиров сайланды

Район Советы депутатларына аның кандидатурасын Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның Бөгелмә муниципаль районы Советының 43 нче утырышында район башлыгы Илдус Касыймовның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән, әлеге вазифага Линар Закиров кандидатурасын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күрсәтте. Бу хакта  ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге хәбәр итә.

Район Советы сессиясендә чыгыш ясап, парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Илдус Касыймов башлык сыйфатында эшләгән елларның катлаулы булуын билгеләп үтте. "Шуңа да карамастан, бу нәтиҗәле, проблемаларны хәл итү юлларын эзләү еллары булды, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Республика җитәкчеләре, нефтьчеләр ярдәме белән күп авырлыклар артта калды". Шул ук вакытта ул, хаталарда өйрәнергә кирәк, дип өстәде. "Бәлки вакыт үтәр һәм Бөгелмә ликер-аракы заводы, ит комбинаты һәм башка предприятиеләрне яңадан торгызу турында карарлар кабул ителер", - дип югалтуларны билгеләп үтте парламент башлыгы.

ТР Президенты исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Илдус Касыймовка "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медален тапшырды. Илдус Касыймов район халкына, Совет депутатларына, шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчеләренә үз эшчәнлеген югары бәяләгән, аңлаган һәм булышкан өчен рәхмәт белдерде.

Утырышның икенче өлешендә Бөгелмә муниципаль районы Советы депутатлары Линар Закиров кандидатурасын хуплады, аны  районның яңа башлыгы итеп сайлауда тавыш бирде.

Сайлап куелган башлык үзенә карата ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм тантаналы антында район халкының яхшы тормышын тәэмин итү өчен кулыннан килгәннең барын да эшләргә вәгъдә итте.

Белешмә өчен. Линар Закиров 1999 елда Мәскәүдә Россия ЭЭМның Юридик институтын "Юриспруденция" белгечлеге буенча тәмамлаган, 2011 елда - "Дөнья икътисады" белгечлеге буенча шушы ук министрлыкның Казан юридик институтын,  "Стратегик менеджмент һәм муниципаль идарә" белгечлеге буенча "Югары икътисад мәктәбе" илкүләм тикшеренү университетын. 2012 елда шушы ук югары уку йортында "Эшлекле идарә остасы" квалификациясенә ия булган. 1995-2009 елларда Казанда ТР буенча ЭЭМнда эшләгән, 2011 елга кадәр - Казан каласы Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитетында рәис, 2011-2014 елларда - шушы ук Башкарма комитетның "Иске шәһәр" префекты. Быел 29 апрельдә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе булып билгеләнде.      

Фотосурәт: http://gossov.tatarstan.ru сайтыннан.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100