news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районы башлыгы сөт җитештерү буенча тәнкыйть белән килешмәвен әйтте

Линар Закиров сөт җитештерүнең кимүен районда туберкулез таралу белән аңлата.

Бөгелмә районы башлыгы сөт җитештерү буенча тәнкыйть белән килешмәвен әйтте
архив/Султан Исхаков

(Казан, 15 февраль “Татар - информ”, Алинә Кадриева). Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров сөт җитештерү буенча түбән күрсәткечләр өчен районга карата әйтелгән тәнкыйть белән риза түгел. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

Без сөт җитештерү буенча артта калмадык. Бездән дә түбән күрсәткечле районнар бар. Артта калган район – ул Мөслим районы. Сез андагы саннарны игътибар белән карадыгызмы?” - дип сорады ул.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда 2018 елда Бөгелмә районы 7,0 мең тонна сөт җитештергән. Бу, 2017 ел белән чагыштырганда, 76 процент, республикада арттан икенче урын. Мөслим районында бу күрсәткеч - 62 процент. Татарстан Президенты түбән күрсәткечләре булган Мөслим, Бөгелмә, Алабуга районнары башлыкларына эштән алу белән янады.

Линар Закиров әңгәмә дәвамында сөт җитештерүнең кимүен таныды һәм сәбәпләрен атады. “2018 елда ветеринарлар кушуы буенча безгә 1000 баштан артык хайванны суярга туры килде. Чөнки терлекләр туберкулез белән авырды. Шуларның 600 башка якыны - сөт терлеге. Бары тик шуның аркасында гына безнең күрсәткечләр кимеде”, - диде ул.

Бөгелмә районы башлыгы әйтүенчә, хәзер субсидия һәм дәүләт ярдәме белән яңадан терлекләр сатып алу бара. “Өч ел дәвамында 13 000 башка исәпләнгән өч сөт фермасы төзеләчәк дип планлаштырабыз. Без тәүлегенә 360 тоннага якын сөт савачакбыз. Бу биредә иң зур сөт фермаларының берсе булачак”, - диде ул.

  • Бүген районда бер сыердан көненә 9,6 литр сөт савып алалар, бу – 43 район арасында 38 урын. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, районда иң түбән күрсәткечле хуҗалыклар – көненә быел сыердан 8,7 литр сөт савып алган “Муса Җәлил” хуҗалыгы (җитәкчесе - Харис Әхмәтгәрәев) һәм 7,3 литр сөт сауган “Наратлы” хуҗалыгы (җитәкчесе – Сергей Исаев).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100