Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмә районы башлыгы мәгариф учреждениеләрендә туклану сыйфатын тикшерде
Бөгелмә мэры укучылар менюсындагы ризыклардан авыз итте.
(Бөгелмә, 7 февраль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә районының гомуми белем бирү оешмаларында барлыгы 10 922 укучы белем ала — алар барысы да кайнар ризык белән тәэмин ителгән.
«Яңа мәктәп» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин йөкләмәсе буенча, мәктәпләрдә кайнар аш белән тәэмин итүне тикшерәләр. Әлеге тикшерүләрдә төрле дәрәҗәдәге депутатлар, ата-аналар комитеты һәм мәктәп активы вәкилләре бергә катнаша.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров балалар туклануын оештыру мәсьәләләре белән шәхсән танышты. Ул сайлап алып берничә учреждениене тикшерде, алар арасында 8нче, 3нче мәктәпләр, Кече Бөгелмә мәктәбе, шулай ук 28нче балалар бакчасы бар.
Линар Закиров мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм балалар белән аралашты. Балаларда туклану буенча сораулар юк икәнлеге ачыкланды, алар барысы да ашханәдә тәмле ашатулары турында әйтте. Бөгелмә мэры укучылар менюсындагы ризыклардан авыз итте. Ул гуляшлы макарон, яшелчә салаты ашады һәм чәй эчте.
«Бүген безнең белән депутатлар, ата-аналар комитеты вәкилләре булды. Мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын тикшердек. Белем бирү учреждениеләрендә төшке ашлар кайнар, балалар тәмләп ашыйлар. Аларның туклануы балансланган, файдалы һәм тәмле булуы мөһим. Бу эшнең максаты бер — балаларыбызны тиешенчә тукландыру», — диде Линар Закиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз