news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе биш ел эшләгәннән соң вазифасыннан китте

Гадел Галиуллинның үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы карарын Бөгелмә районы советы һәм Шәһәр советының уртак утырышында хупладылар.

Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе биш ел эшләгәннән соң вазифасыннан китте
bugulma-tatarstan.ru

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Гадел Галиуллин вәкаләтләрен туктатты. Бөгелмә районы советы һәм Шәһәр советының уртак утырышында район башлыгы эшчәнлеген вакытыннан алда туктату турындагы карарны хупладылар. Бу хакта «Бөгелмә газетасы» яза.

Утырышны район башлыгы Линар Закиров алып барды.

Гадел Галиуллин әлеге вазифада биш елдан артык эшләде. Башкарма комитетта эшләгәнче, ул Казанда Урман хуҗалыгы министры ярдәмчесе һәм ТР икътисад һәм сәнәгать министрлыгында эшләрне оештыру идарәсе башлыгы булып эшләде.

Җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте өчен Гадел Галиуллинга Бөгелмә районы Башлыгының Рәхмәт хаты, шулай ук ТР Муниципаль берәмлекләр Советы исеменнән бүләк тапшырдылар.

Линар Закиров Гадел Рөстәм улына уртак эш өчен рәхмәт белдерде, уңышлар һәм киләчәктә һөнәри үсеш теләде.

Бүгенге көндә Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын биләүгә конкурс игълан ителде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100