news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә прокуроры Карабаш сусаклагычы буена үтүне чикләгән ангарны сүттергән

Закон нигезендә һәр гражданин гомуми кулланыштагы су объектларына барырга ала һәм аннан каршылыксыз кулланырга хокуклы.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасы су законы үтәлүен тикшерде. Аерым алганда гражданнарның республиканың Бөгелмә районындагы Карабаш сусаклагычы яр буе зонасына килү мөмкинлеген карады.



Карабаш сусаклагычының уң як яр буенда Бөгелмә шәһәренең «УТТ Бугульминское» ҖЧҖ нә караучы «Транспортник» ял базасы урнашуы ачыкланган. Әлеге база территориясендә гражданнарга яр буена чыгарга комачаулаучы металлдан эшләнгән койма, утын кую урыны һәм көймәләр өчен ангар (65 кв.м) төзелгән. Алар сусаклагычның яр буе линиясеннән 1м арада урнашкан.

Закон нигезендә һәр гражданин гомуми кулланыштагы су объектларына бара ала һәм аннан каршылыксыз кулланырга хокуклы.



Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура судка «УТТ Бугульминское» ҖЧҖ ның яр буена каршылыксыз үтү мөмкинлеген тудырырга һәм аның өчен законсыз рәвештә төзелгән корылмаларын сүтәргә тиешлеге турында гариза юллаган.

Күзәтчелек ведомствосы катнашыннан соң закон бозылу очраклары тулысынча бетерелә – законсыз рәвештә төзелгән корылмалар сүтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot