Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмә пенсионеры "Интернетка рәхмәт 2018!" Бөтенроссия конкурсында җиңгән
«Минем иҗтимагый интернет-инициативам» номинациясендә Бөгелмә шәһәреннән Зәйнәб Хәйретдинова 1 нче урын яулады.
(Бөгелмә, 18 декабрь, "Татар-информ", Бөгелмә авазы"). RIW 2018дә "Интернетка рәхмәт 2018!" дүртенче Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. "Минем иҗтимагый интернет-инициативам" номинациясендә Бөгелмә шәһәреннән Зәйнәб Хәйретдинова 1 нче урын алды. Бу турыда район басмасы яза.
Конкурс «Ростелеком» ПАҖ һәм Россия Пенсия фонды тарафыннан пенсия яшендәге һәм пенсия алды яшендәге интернет челтәреннән файдаланучылар, шулай ук компьютер белеме курсларында белем алган инвалид пенсионерлар өчен «интернет әлифбасы» программасын эшләүчеләр тарафыннан оештырылды.
Конкурс Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе һәм региональ интернет-технологияләр иҗтимагый үзәге ярдәмендә үткәрелә.
Конкурс нәтиҗәләре буенча өлкән яшьтәге гражданнарның компьютер грамоталылыгын өйрәтү буенча төбәкләрнең активлыгы рейтингы төзелде. "Иң актив төбәк" номинациясендә өченче ел рәттән Татарстан Республикасы җиңүче булды, аннан 506 эш керде, бу конкурска җибәрелгән барлык эшләрнең 14,96% ын тәшкил итә.
"Сәяхәткә китәм, билет түләнгән, могҗизалар башланды. Оештыручыларга бик зур рәхмәт, яхшы шартлар, бик кызыклы, эчтәлекле программа, барысына да зур рәхмәт. Алга таба да бу искиткеч бәйгедә катнашачакбыз", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Зәйнәб Җәүдәт кызы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз