news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә педагогика көллиятендә студентлар арасында хәрби-спорт уены буенча олимпиада уза

Уеннар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 90 еллыгына багышлап, “Үз ватаныңны яклый бел” дигән шигарь белән оештырыла

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Агымдагы елның 20 маенда Бөгелмә педагогика көллиятендә Татарстанның махсус урта уку йортларында белем алучы студентлар арасында хәрби-спорт уены буенча республика олимпиадасы уза. Уеннар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 90 еллыгына багышлап, “Үз ватаныңны яклый бел” дигән шигарь белән оештырыла.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәрби-спорт уеннары яшьләрдә сәламәт тормыш рәвеше алып бару күнекмәләрен булдыру, спортның хәрби-гамәли төрләрен популярлаштыру, яшь егетләрне Россиянең хәрби көчләрендә хезмәт итәргә әзерләү бурычын куя.

news_right_1
news_right_2
news_bot