news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә паркын хәрби гаубицалар бизәде

Гаубицалар – Свердловск өлкәсенең хәрби частеннән бүләк.

(Бөгелмә, 8 май, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Кызыл Армия урамы буенча урнашкан Мәдәният һәм ял паркына ике хәрби гаубица куелды. Алар совет сугышчылары мемориал тактасы янында почетлы урыннарын алдылар, дип яза район газетасы.

Гаубицалар – Свердловск өлкәсенең хәрби частеннән бүләк. Әлеге корал 1939–1955 елларда чыгарылган. Алар XX гасырның барлык хәрби конфликтларында да катнашканнар. Алар белән Бөек Ватан сугышы вакытында беренче совет артеллерия җайланмалары җиһазландырылган булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100