news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәнең үзәк район хастаханәсе ишеге төбендә яшь ир-егетнең үле гәүдәсе табылган

Тикерүчеләрнең эше тәмамлангач, процессуаль карар чыгарылачак.

 (Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Бөгелмә шәһәренең үзәк район хастаханәсе ишеге төбендә 32 яшьлек ир-егетнең үле гәүдәсе табылган. Моңа кадәр ул бирегә башы имгәнеп, “ашыгыч медицина ярдәме” машинасы белән китерелгән булган, дип хәбәр итә “Бугульминская газета”.

Егет хастаханәдә ятудан баш тарткан һәм медучреждениедән чыгып киткән. 17се көнне иртән аның үле гәүдәсенә тап булганнар. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Бөгелмә бүлеге тикшерүчеләре шушы вакыйганың сәбәпләрен, шартларын ачыклагач, процессуаль карар чыгарылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot