news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә татар теле дәресләре үткәреләчәк

Дәресләр бушлай үткәрелә.

Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә татар теле дәресләре үткәреләчәк

(Бөгелмә, 10 октябрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы" ).  Тиздән, 15 октябрьдә Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә теләүчеләр өчен татар телен өйрәнү курсы эшли башлый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге курслар Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Үзәк Диния оешмасы инициативасы белән оештырыла. Узган ел беренче тапкыр үткәрелгән алты айлык курсны тәмамлаган дистәдән артык кеше сертификат алган иде.

Быел да 15 октябрьдә башланачак дәресләргә татар телен өйрәнергә, бу телдә аралашырга теләгән һәр кеше йөри ала. Дәресләр бушлай үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot