news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәнең Үзәк мәчетенә быел 25 ел тула

Бу истәлекле дата уңаеннан, Бөгелмә районы мөхтәсибәте милади буенча 2017 елга календарьлар нәшер итеп тараткан.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның Бөгелмә шәһәрендәге Үзәк мәчетнең быел 25 еллыгын билгеләп үтәләр. Бу истәлекле дата уңаеннан, Бөгелмә районы мөхтәсибәте милади буенча 2017 елга диварга эленә торган календарьлар нәшер иткән. Исламда һиҗри буенча 1438-1439 елгы әлеге календарь 5 мең тираж белән бастырылган һәм бушлай таратылган, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте.

Бөгелмәдә элеккеге агач мәчет урынына таштан яңаны төзү өчен рөхсәт алу артыннан җирле мөселманнар әле совет чорында ук йөри, шулай итеп мәчет 1989 елда төзелә башлый һәм өч елдан соң үз ишекләрен ача. Өч катлы бинада 300 ир-ат һәм 150 хатын-кыз сыйдырышлы намаз бүлмәләре бар.

Озак еллар мәчеттә имам-мөхтәсиб булып Сөләйман хәзрәт Зарипов тора. Соңгы дистәдән артык елда Бөгелмә мөхтәсибәтен Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкли, ул бүген шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары вазифасын да башкара. Ул балачактан шушы мәчеткә йөреп, башлангыч дини гыйлемне биредә алган.

Мәчеттә 20 еллап инде балалар өчен һәрдаим мөселман лагерьләре оештырылып тора, мәдрәсә, “Нурия” хатын-кызлар клубы, мохтаҗларга ярдәм итү өчен мәрхәмәтлелек бүлеге эшли. Ураза чорында ифтарлар уздырыла, мөселман товарлары тәкъдим ителгән кибет ачылган, мәет юу урыны – госелханә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100