news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәнең Үзәк китапханәсендә беренче электрон укучы билеты тапшырылды

Электрон укучы билетын алу өчен үзәк китапханәгә рәхим итегез.

(Бөгелмә, 26 февраль, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Китап дигән сихри дөнья белән танышу хәзер бермә-бер җиңеләячәк. Үзәк китапханәдә бердәм электрон укучы билетын алып була, дип яза районның "Бөгелмә авазы" газетасы.

Бу китап белән дуслыкны тагын да ныгытачак. Әлеге билет республика китапханәләренә ишек ача. Мәсәлән, электрон укучы билеты белән Бөгелмәдә алынган китапны Казанда тапшырып булачак.

Беренче электрон укучы билетына Ольга Капустина лаек булды. Ул Бөгелмәнең үзәк китапханәсенә 2003 елдан бирле йөри.

- Классиканы яратам. Соңгы вакытта Чыңгыз Абдулаев китапларын алам. Гомумән тормышымны китапсыз күзаллый алмыйм, -- ди Ольга Анатольевна.

Соңгы елларда җәмгыятьтә ике фикер каршылыгын очратырга була: берәүләр вакыт белән акрынлап китапханәләр юкка чыга дип исбатласа, икенчеләре киресен - китапханәләрнең яңа юнәлештә үсә баруын тәкрарлый. Электрон китапханәләр, электрон укучы билетлары моңа мисал булып тора. Бүгенге заман яшьләрен китапханәгә җәлеп итүнең төп юлы да нәкъ менә шундадыр, мөгаен.

Электрон укучы билетын алу өчен үзәк китапханәгә рәхим итегез, заман белән бергә атлагыз!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100