news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәнең сугыш ветераннары Аурупа буенча сәяхәткә китте

Бөгелмәнең сугыш ветераннары Аурупа буенча сәяхәткә китте

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", Владимир Изергин). 19 декабрьдә Бөгелмәдә яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан сигез ветеран Аурупа буенча сәяхәткә китте. Аларның сәяхәтләрен шәһәр һәм район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре акча салган җирле "Җиңү" фонды финанслаган.

Элеккеге хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар дөнья сугышы тарихында канлы вакыйгалары белән истә калган Германия, Франция, Бельгия һәм Польшага барачак. Ветераннарга бигрәк тә Берлинга бару кызыклы булачак, чөнки аларның икесе - А.Краснов һәм К.Родионов "Берлинны алган өчен" медале белән бүләкләнгән. Фронтчылар делегациясенә орден һәм медальләр белән бүләкләнгән Х.Шафиков, Р.Дәминов, Бөек Ватан сугышының икенче дәрәҗәдәге орден кавалеры һәм хәрби батырлыклары өчен бүләкләнгән А.Винокуров, Г.Ибраһимов, Л.Карташов, А.Галләмов та кергән.

Сүз уңаенда, узган елдагы кебек 50 сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәннәре шәһәр бюджеты хисабына Кара диңгездәге шифаханәдә һәм шул кадәр үк кеше өлкәннәр өчен көндез тору бүлеге һәм реабилитация үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытты.

Яңа ел алдыннан Бөгелмәдә яшәүче барлык ветераннар традиция буенча шәһәр хакимиятенең бәйрәм күчтәнәчләрен алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100