news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәне ничек итеп замана кешесенә җайлау мәсьәләсен хәл иттеләр

Бөгелмәнең төп идеясе – шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан мөһим территорияләрне берләштерүче җәяүлеләр маршруты булдыру.

(Бөгелмә, июнь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). “Шәһәр үзәген активлаштыру” проектының федераль конкурста җиңеп чыкканын белми калган кеше юктыр инде. Берничә ай дәвамында шәһәр халкы, Казан архитекторлары белән бергәлектә, Бөгелмәне ничек итеп замана кешесенә җайлау мәсьәләсен хәл итте, дип яза җирле басма.

Бөгелмәнең төп идеясе – шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан мөһим территорияләрне берләштерүче җәяүлеләр маршруты булдыру. 

Бөгелмәның “Шәһәр үзәген активлаштыру” проекты кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру проектлары Бөтенроссия конкурсында җиңеп, 100 миллион сум грантка ия булды. Әлеге конкурста Россия федерациясенең 82 регионыннан 198 проект катнашкан.

 Бөгелмәнең төп идеясе – шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан мөһим территорияләрне берләштерүче җәяүлеләр маршруты булдыру. Төгәлрәге: шәһәр сулыгының яр буен, үзәктәге җәяүлеләр урамнарын, төп шәһәр мәйданын, Соколка тавындагы табигый зонаны һәм шәһәр урманын төзекләндерү.

news_right_1
news_right_2
news_bot