Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәнең бәхетле балачак бүләк итүчеләре турында - "Бөгелмә авазы"
Бөгелмә шәһәре һәм районындагы 58 балалар бакчасында 6500ләп балага мәктәпкәчә белем, тәрбия бирелә, аларда 1700дән артык кеше эшли, 800е - педагог
(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”). Бөгелмә шәһәре һәм районындагы 58 балалар бакчасында 6500гә якын балага мәктәпкәчә белем бирелә. Аларда 1700дән артык кеше хезмәт куя, шуларның 800гә якыны - педагоглар. Бүген илдә тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә.
Бу хакта “Бөгелмә хәбәрләре” язма урнаштырган.
Баланы коллективта тәрбияләү бакчада башлана, дибез. Әнисе янында иркәләнеп кенә үскән бала бакчага килгәч, беренче тапкыр зур коллективка эләгә. Биредә ул тәрбияче апасын әнисе кебек якын итә, төркемдәшләре белән аралаша, дуслар таба. Тәрбияче аңа ничек уңышка ирешергә, уңышсызлыкка очраганда нишләргә кирәклеген аңлата, үз-үзенә ышаныч булдыра, авырлыкларны җиңәргә, яшьтәшләре белән уртак тел табарга өйрәтә. Бакча, шул рәвешле, баланың икенче өенә әйләнә.
Балалар белән эшләү сирәкләр булдыра ала торган хезмәт, аның өчен үтә сабырлык, ярдәмчел булу, фантазия, иҗат осталыгы кирәк. Бигрәк тә – бүгенге демографик бум чорында. Төркем саен утызышар бала, һәрберсенең үз көе, өстәвенә, әти-әниләр белән дә уртак тел табарга кирәк. Шундый кытыршы якларына карамастан, бу һөнәрне сайлап алып, балаларга гомерләрен багышлаган тәрбиячеләр бихисап бездә.
Бөгелмәнең 39 нчы “Соловушка” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә (җитәкчесе – Любовь Александровна Продубнова) тәрбияче булып эшләүче Александра Михайловна Медникова әлеге балалар бакчасына эшкә 1996 елда килгән. Иң элек сатучы һөнәрен үзләштерсә дә, балачактан балалар яраткан ханым сайлаган һөнәре буенча эшләми, ә тәрбияче һөнәренә укып, гомерен балаларга багышларга була. “Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый, ләкин балалар янәшәсендә барлык борчу-мәшәкатьләр, авырлыклар онытыла. Һәр бала - шәхес, аңа индивидуаль якын килеп, аның сәләтен күреп, аның өстендә эш алып барып, җәмгыятькә файдалы кеше тәрбияли алсак, без куйган максатыбызга ирешә алдык дигән сүз”, – ди Александра Михайловна.
Лилия Илгиз кызы Багдасарян үзе дә 4 бала анасы. “Балаларны кечкенә чагымнан ук бик ярата идем, шуңа күрә тәрбияче һөнәрен үзләштердем. Дөресен генә әйткәндә, бөтен гомеремне бала тәрбияләүгә багышладым. Башта үземнең 4 баламны карау, кеше итү белән мәшгуль идем, алар үсә төшкәч, озак уйлап тормадым, үземнең гомерлеккә дип сайлаган һөнәремә тугры калып, әлеге балалар бакчасына эшкә килдем. Эшкә бәйрәмгә барган кебек киләм. Балаларның елмаюы, ягымлы карашлары барлык ару-талуларны оныттыра. Һәрвакыт нәрсәдер эшлисе, уйлап табасы килә”, – ди Лилия ханым.
Шушы балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләүче Алинә Закирҗан кызы Батыршинаның да әлеге учреждениедә көч куюына 20 ел була. “Балалар белән эшләвемә һич кенә дә үкенмим. Минем өчен иң мөһиме – без тәрбияләгән балаларның киләчәктә тәрбияле, белемле шәхесләр булып формалашуы”, – ди ул.
Сезгә бетмәс энергия, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашып эшләү һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Тәрбияләгән балаларыгызның уңышлары куйган хезмәтләрегез өчен бүләк булсын, диелә “Бөгелмә авазы”дагы язмада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз