news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятендә яңа төр диктант язганнар

Катнашучылаорга җөмләдә төшеп калган педагогика һәм психология өлкәсендәге сүзләрне һәм тыныш билгеләрен дөрес урыннарга куярга кирәк иде.

Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятендә яңа төр диктант язганнар
bugulma-tat.ru

(Бөгелмә, 7 апрель, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы", Ләйсән Бикбулатова).  Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятендә яңа төр диктант яздылар. Биредә эшләп килүче “Пазлы” әйдаманнар отрядына керүче студентлар үз белемнәрен тикшерде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мондый акцияне Россиядә беренче тапкыр үткәрәләр. Диктант чын имтихан кебек. Үз белемнәрен бары тик чыгарылыш сыйныф укучылары гына түгел, ә студентлар арасында әйдаман булып эшләүчеләр дә тикшерде. Хәзер инде җәйге сезонга актив әзерлек бара һәм күп кенә төбәкләрдә әйдаманнар мәктәпләре эшли.

Катнашучыларга бирем язылган бланклар бирделәр, аларга җөмләдә төшеп калган педагогика һәм психология өлкәсендәге сүзләрне һәм тыныш билгеләрен дөрес урыннарга куярга кирәк иде. Мондый төр бирем белән аларның логик фикер йөртергә сәләтле булуларын, сүз байлыгын һәм рус теле кагыйдәләрен белүләрен тикшерделәр. Барлык биремнәрне үтәүгә 60 минут бирелде.

1 апрельдән соң диктант нәтиҗәләрен белергә мөмкин булачак. Акциядә катнашучыларның барысы да “Вожатский диктант” язу турында электрон сертификатлар алачак.

Акцияне "Россия Студентлар отрядлары" яшьләр иҗтимагый оешмасы "Балалар ялына ярдәм итү" төбәкара иҗтимагый оешмасының Пермь бүлеге белән берлектә оештырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot