news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы сайлауга гаиләсе белән килде

Бөгелмәнең сайлау участокларында иртәдән бирле кеше өзелми. Район башлыгы Линар Закиров әлеге күренешкә уңай бәя бирде.

(Бөгелмә, 18 март, "Татар-информ", “Бөгелмә авазы”, Ләйсән Бикбулатова). Татарстанның Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров бүген “Юность” спорт комплексында урнашкан 1109нчы сайлау участогында тавыш бирде. Ул илебез җитәкчесен сайларга дип гаиләсе белән килде.

Кечкенә улы белән кабинкага кереп сайлап чыкканнан соң: “Улымның якты киләчәге өчен”, – дигән сүзләр белән бюллетенен тартмага салды. “Илебез өчен мөһим вакыйгага гаиләбезнең иң кече вәкилен дә алып килдек. Президент сайлау чын мәгънәсендә зур сәяси вакыйга. Без дәүләт җитәкчесен генә түгел, ә киләсе алты ел дәвамында барачак үсеш юнәлешен сайлыйбыз. Бу бик җаваплы эш. Балаларымның бәхетле һәм уңайлы мөхиттә үсүләрен телим. Мин үз кандидатымны беләм, мин аның өчен тавыш бирдем”, – диде район башлыгы.

Бөгелмәнең сайлау участокларында иртәдән бирле кеше өзелми. Район башлыгы Линар Закиров әлеге күренешкә уңай бәя бирде:

– Бөгелмәлеләр бүген җитди көн икәнен аңлый, әлеге вакыйгага җаваплы карый, – диде.

Бүген һава торышы бөгелмәлеләрне сөендермәсә дә, буранга карамастан яше дә, олысы да сайлау процессыннан читтә калмаска омтыла. Сайлаучылар участокларга туган-тумачалары, күршеләре, таныш-белешләре белән килеп үз гражданлык бурычларын үти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100