news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә Җәмигъ мәчетендә хаҗиларның традицион очрашуы узды

Очрашуга 60 ка якын ир–ат һәм шул санда хатын–кыз килде

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар–информ”). Бөгелмә Җәмигъ мәчетендә хаҗиларның традицион очрашуы узды. Очрашуга 60 ка якын ир–ат һәм шул санда хатын–кыз килде.
Күркәм традициягә әверелгән очрашулар Бөгелмә районы мөхтәсибәте тарафыннан ел саен оештырыла. Аның җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның сүзләренә караганда, Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылырга баручы бөгелмәлеләрнең саны ел саен арта. Тагын шунысы мөһим, алар өйләренә кайткач та бер–берсе белән элемтәне югалтмый, даими аралашып тора.
Чара бәйрәм табыны янында узды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot