Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмә мэры Татарстан Президентыннан "сары карточка" алды
Су саклау зоналары проектларын тормышка ашыруда артта калу - муниципаль хакимиятләрнең һәм Наталия Фишманның кимчелеге, диде Рөстәм Миңнеханов
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген республика Хөкүмәте йортында киңәшмәдә Су саклау зоналары программасын тормышка ашыруда графиктан артта калу Татарстан Президентында канәгатьсезлек тудырды. Артта калучылар рәтендә - Казан шәһәре, Бөгелмә һәм Спас районнары.
"Су саклау зоналарын төзекләндерү программасына кертелгән 20 объектның 12 сендә эш төгәлләнгән. Планлаштырылган эшнең 79 проценты башкарылган", - дип сөйләде республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин. Статистиканы Казан боза, Кабан күле ярында әле дә эш башланмаган. Проектны эшләү һәм раслау сузылу сәбәпле, хәзер аны киләсе елга калдырырга тәкъдим итәләр. "Бу Казанның һәм Фишманның җитешсезлеге. Бу аларның кимчелеге. Быел акча бүлеп бирдек", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Бөгелмә һәм Спас районы буенча артта калу ул кадәр куркыныч түгел, әмма бар. Объектлар 20 августта ук тапшырылырга тиеш иде.
Бүген президент ярдәмчесе Наталия Фишман Сарман районында, Мамадышта да яңа объектлар ачыла. "Спас һәм Бөгелмә районында җитешсезлекләр бар. Киләсе атнада Спас районы Рабига күлендә эшләрне төгәлләячәк. Болгар буенча яр буе проектына үзгәрешләр кертелде, бүген эшләр бара. Бөгелмәгә канәгатьсезлек белдерелде, андагы эшләрнең күп өлеше хәл ителде. Район үз вазифаларын башкарыр һәм эшен төгәлләр дип ышанам", - дип ачыклык кертте ул.
"Балалар бакчасындагы эшләрне төгәлләргә яңгырлар комачаулады. "Арт-десант" буенча кисәтүләрне контрольгә алдык, алар өстендә эшлибез", - дип әңгәмәгә Бөгелмә районы башлыгы һәм Бөгелмә мэры Линар Закиров кушылды.
Әмма Татарстан Президентын мондый аңлатма канәгатьләндермәде. "Сиңа - "сары карточка". Бөгелмәгә парк кирәк. Мин кешеләр безнең хезмәтне күрергә өлгерсен өчен эшләрне җәйге чорда төгәлләргә кирәк дип әйттем", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз