news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә мэры Төркия делегациясе белән очрашты

Фикер алышу өчен төп тема Бөгелмә электр насосы заводы территориясендә производство урнаштыру булды.

Бөгелмә мэры Төркия делегациясе белән очрашты
bugulma.tatar.ru

(Бөгелмә, 2 май, "Татар-информ"). Бөгелмә мэриясендә Истанбулдагы “TTAF” концерны вәкилләре белән очрашу узды. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Очрашуны шәһәр мэры Линар Закиров үткәрде. Фикер алышу өчен төп тема – Бөгелмә электр насосы заводы территориясендә производство урнаштыру мөмкинлеге мәсьәләсе булды.

Концернга 2003 елда нигез салынган, дөньяның 65тән артык иленә экспортлана торган төрле продукция җитештерү буенча зур тәҗрибәсе бар. Компания урам һәм сәнәгать яктыртуы, телекоммуникация, автомобиль, оборона, аэрокосмик сәнәгать өчен тоташтыргычлар җитештерә һәм экспортлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot