news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә мэры Әстерханда Сабантуй бәйрәмен ачты

Бәйрәмгә килгән меңләгән әстерханлылар төп мәйданда Бөгелмә артистлары катнашындагы концерт-күңел ачу программасын тамаша кылды

(Бөгелмә, 24 май, “Татар-информ”, Маргарита Суворова). Бөгелмә мэры Илдус Касыймов җитәкчелегендәге делегация Әстерханда быелгы беренче Сабантуй бәйрәмен ачты.
Моннан күп гасырлар элеккеге кебек үк, әлеге көтеп алынган һәм шатлыклы вакыйга дуслык һәм татулыкны гәүдәләндерә, язгы кыр эшләре тәмамлануны аңлата, татарларның гына түгел, төрле милләт халыкларының матур гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен, йолаларын берләштерә. Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин, Әстерхан мэры Сергей Боженов, Әстерхан өлкәсе Дәүләт Думасы депутаты Әнвәр Алмаев катнашында узган тантананың лейтмотивы әнә шундый иде. Бөгелмәлеләр Әстерхандагы коллегаларына ефәк һәм сәйлән белән чигелгән түбәтәйләр, милли сувенирлар бүләк итте.
Бәйрәмгә килгән меңләгән әстерханлылар төп мәйданда Бөгелмә артистлары катнашындагы концерт-күңел ачу программасын тамаша кылды. Биредә күпсанлы урам кафелары, аттракционнар, фольклор һәм балалар ансамбльләре өчен мәйданчыклар эшләде.
Уен һәм спорт мәйданчыкларында милли көрәш, ат чабышлары, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, авыш колгага менү һәм башка ярышлар узды. Моннан тыш, бу көнне теләгән һәркем Бөгелмә осталары әзерләгән татар милли ашларыннан авыз итте.


news_right_1
news_right_2
news_bot