Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмә мэры эшмәкәрләрне кабул итте
Әлеге кабул итүләр эшмәкәрлек эшчәнлеге барышында бизнес вәкилләренең проблемаларын тизрәк хәл итү өчен башкарыла.
(Бөгелмә, 23 июнь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Бөгелмә мэриясендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров эшмәкәрләрне кабул итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әлеге кабул итүләр эшмәкәрлек эшчәнлеге барышында бизнес вәкилләренең проблемаларын тизрәк хәл итү өчен башкарыла.
Каралган мәсьәләләр арасында-ваклап сату павильоннары урнаштыру, сулыкның яр буе территориясендә стационар булмаган җәмәгать туклануы объектларын урнаштыру, катамараннар прокаты оештыру, шулай ук архитектура һәйкәле булган элеккеге һөнәр училищесының иске бинасын сатып алу һәм торгызу мәсьәләсе.
Барлык яңгыраган мәсьәләләр буенча тиешле структур бүлекчәләргә һәм куратор урынбасарларына тиешле йөкләмәләр бирелде. Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров әлеге мәсьәләне хәл итүне шәхсән үзе контрольдә тотачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз