news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә мөхтәсибәтендә узган Коръән уку конкурсында 60 кеше катнашкан

Чараны район мөхтәсибәте оештырган.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Бөгелмәнең үзәк мәчетендә Коръән уку конкурсы үткәрелгән. Әлеге чараны район мөхтәсибәте оештырган. Конкурста көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин катнашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Конкурста барлыгы 60 кеше үзен сынап караган. Катнашучылар һәм жюри әгъзалары арасында 8 Коръән-хафиз да булган.

Коръән уку буенча ир-атлар арасында беренче урынны Хөсәен Скандаров алган. Яттан сөйләү буенча – Әхмәтҗан Айнетдинов. Хатын-кызлар арасында беренче урыннарга Әлимә Мәмәдова, Гаишә Үзбәкова чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100