news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә мөхтәсибәтендә балалар арасында ислам нигезләре буенча район викторинасы узды

Викторинада җиңүчеләргә иганәчеләр ярдәме белән ноутбук, планшет кебек кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары арасында ислам нигезләре буенча викторина уздырылды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә йөздән артык бала катнашты. Татар Димескәе, Карабаш, Кодаш, Таллы Бүләк, Кызыл Чишмә авыллары балалары аеруча активлык күрсәтте.

Викторина язма тест рәвешендә үткәрелде. 3 вариантта барлыгы 100 сорау әзерләнгән иде. Балалар бер сәгать дәвамында язма тест сорауларына бернинди ярдәмсез һәм әдәбият кулланмыйча җавап язды.

Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов сүзләрчә, районда шундый киңкүләмле бәйге беренче тапкыр оештырылган. Әлеге чара балаларның дини белемнәр алуга теләген арттырды, диде ул.

Катнашучыларның эшләрен Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин рәислегендә Лениногорск Үзәк мәчете имамы Абдуразак хәзрәт Имранов һәм Бөгелмәнең Үзәк мәчете имамы Ринат хәзрәт Галиев бәяләде.

Викторинада җиңүчеләргә иганәчеләр ярдәме белән ноутбук, планшет кебек кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Номинантлар смарт-сәгать, үтүк, шәмаил белән бүләкләнде. Барлык конкурсантларга катнашучы сертификаты тапшырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100