Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәлеләрне Яңа ел белән космонавт Сергей Рыжиков котлаган
Бөгелмәдә туып-үскән Россия космонавты Сергей Рыжиков бүгенге көндә Галәмдә Җир шары тирәли очышта.
(Казан, 4 гыйнвар, "Татар-информ"). Бөгелмәдә туып-үскән россия космонавты Сергей Рыжиков бүгенге көндә Галәмдә Җир шары тирәли очышта. Ул үзенең якташларына Яңа ел котлавын җиткерде, дип яза "Бөгелмә авазы".
Ул район газетасы хәбәрчесе Анастасия Бердниковага шылтыратып, теләкләрен әйткән: "Туган җиремнән сәлам ишетүгә мин бик шат. Бик сагындым. Җиргә кайткач, әлбәттә инде, Бөгелмәгә киләчәкмен, ә әлегә Җирдәге бар кешеләрне һәм бөгелмәлеләрне Яңа ел белән котлыйм! Барыгызга да бәхет, шатлык телим", – дигән космонавт.
Космонавтлар Яңа елны 16 тапкыр каршы ала, тик өч тапкыр гына билгеләп үтә икән. Беренчесе белән икенчесе – очышлар үзәгенең Россия белән Америка идарәләрендәге вакыт буенча, ә өченчесе – Гринвич вакыты белән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз