news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәлеләр – спортның хәрби–гамәли төрләре буенча зона беренчелегенең бронза призерлары

Татарстанның көньяк–көнчыгышында урнашкан 6 шәһәрнең җыелма командалары строевой әзерлек, йөгерү, сикерү, турникта күтәрелүдә көч сынашты

(Бөгелмә, 20 октябрь, “Татар–информ”, Маргарита Суворова). Бөгелмәдә армия яшендәге егетләр арасында спортның хәрби–гамәли төрләре буенча республика зона беренчелегенә нәтиҗә ясадылар.
“Энергетик” стадионында Татарстанның көньяк–көнчыгышында урнашкан 6 шәһәрнең җыелма командалары строевой әзерлек, йөгерү, сикерү, турникта күтәрелүдә көч сынашты.
Нәтиҗәдә, Әлмәт вәкилләре – беренче, Зәй командасы – икенче, Бөгелмә машина төзелеше техникумы студентлары өченче урынны яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100