news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәлеләр – Россия чемпионатында

Бөгелмә “Юность” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Россия спорт мастеры Шамил Котлубаев та катнашты һәм вице-чемпион булды.

(Бөгелмә, 10 июль, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Кырым Республикасының Алушта шәһәрендә Россия студентлары спорт берлегенең бокс буенча ил беренчелеге ярышлары узды, дип яза җирле басма.

Совет разведчигы Алинә Абденанова истәлегенә багышланган турнирда Татарстан югары уку йортларында укучыларның җыелма командасы составында Бөгелмә “Юность” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Россия спорт мастеры Шамил Котлубаев та катнашты (49 килограммга кадәрге авырлык категориясендә) һәм вице-чемпион булды.

Сүз уңаеннан, сентябрь аенда Бразилиянең Сан-Паула шәһәрендә бокс буенча студентларның дөнья чемпионаты узачак. Бу юлы әлеге чемпионатка юллама алу юлында бер адымда тукталып калган спортчыбызга һәм аның остазы – тренер М. Котлубаевка киләчәктә дә югары уңышларга ирешүен телибез.

news_right_1
news_right_2
news_bot