news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәлеләр “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия күмәк ярышларына кушылдылар

Чаңгы ярышларында, шулай ук, укучылар, урта һәм югары уку йортлары студентлары, предприятие һәм оешмаларның физик культура коллективлары катнашты.

(Бөгелмә, 19 февраль, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Бөгелмәлеләр “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия күмәк ярышларына кушылдылар, дип яза районның "Бөгелмә авазы" газетасы.

Бүген бөгелмәлеләр “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия күмәк чаралары кысаларында үтүче “Татарстан чаңгы юлы – 2017” ярышларында катнаштылар. Якынча мәгълүматлар буенча, Бөгелмәдә чаңгы стартына 3 меңнән артык кеше килгән. Күмәк чаңгы ярышлары “Чаңгы базасы” спорт-сәламәтләндерү комплексында үтте.

Иң элек чарада катнашучыларны Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова сәламләде. Җитәкче “Россия чаңгы юлы” XXXV ачык Бөтенроссия күмәк чаңгы ярышларында катнашучыларга, оештыручыларга, кунакларга сәламәтлек, яхшы кәеф һәм уңышлар теләде.

Алдагы еллардагы кебек үк, Бөгелмәдә “Россия чаңгы юллары” берничә стартта үтте: 18 яшькәчә малайлар һәм кызлар (1999 елгы һәм кечерәкләр), 18 – 49 яшьлек ир-атлар һәм хатын-кызлар (1998 – 1967 елгылар), 50 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар (1966 елгы һәм өлкәнрәкләр). Чаңгы ярышларында, шулай ук, укучылар, урта һәм югары уку йортлары студентлары, предприятие һәм оешмаларның физик культура коллективлары катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100