news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәлегә Россия Герое исеме һәм Россия очучы-космонавты мактаулы исеме бирелде

Кремльнең Екатеринин залында Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды

(Бөгелмә, 2 декабрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Бөгелмәлегә Россия Федерациясе Герое исеме һәм «Россия Федерациясе очучы-космонавты» мактаулы исеме бирелде. Бу турыда kremlin.ru. сайтына сылтама белән район газетасы яза.

Кремльнең Екатеринин залында Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды, диелә kremlin.ru. рәсми сайтында.

Россия Президенты Владимир Путин Россиянең күренекле гражданнарына – сәнәгать, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният эшлеклеләренә, спортчыларга һәм тренерларга мактаулы исемнәр бирү турында таныклыклар, медальләр тапшырды.

Күрсәткән батырлыгы һәм озак космик очышны уңышлы үтүе өчен Россия Герое исеменә һәм «Россия Федерациясе очучы-космонавты " мактаулы исеменә Сергей Николаевич Рыжиков лаек булды. Без космонавтлар отряды, аларның профессиональлеге, җир асты киңлекләрен үзләштерүгә зур өлеш кертүләре белән горурланабыз», - диде Владимир Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot