news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә кызы «Мисс Татарстан-2019» конкурсының вице-мисс титулына ия булды

«Мисс Татарстан» титулын Казан кызы Ралина Арабова алды.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). «Беренче Татарстан Вице-миссы 2019» титулына Бөгелмә шәһәреннән Казан дәүләт медицина университеты студенты Миләүшә Галимоваия булды. Бу хакта «Бөгелмә газетасы» яза.

«Мин топ-унлыкка эләгергә теләдем, чөнки узган ел катнашып, утыз кыз арасына гына кергән идем. Әлеге титулны алу минем өчен көтмәгәнрәк булды», - дип сөйләгән Миләүшә.

  • «Мисс Татарстан» титулын Казан кызы Ралина Арабова алды. Аңа 19 яшь, ул КДЭУда реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр факультетында укый. Аның планнарында - «Мисс Россия» конкурсында катнашу һәм илнең  50 гүзәле исемлегенә керү.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100