news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә кызы Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән

Анда Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Оренбуг өлкәсеннән килгән 400ләп талантлы үсмер катнашкан.

(Бөгелмә, 14 февраль, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Бөгелмәдә балалар һәм яшүсмерләрнең “Мәскәү – Бөгелмә транзит” (“Роза Ветров-2017”) дип атала торган традицион Бөтенроссия бәйгесе узды, дип яза районның "Бөгелмә авазы" газетасы.

Анда Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Оренбуг өлкәсеннән килгән 400ләп талантлы үсмер бию, вокал, уен коралларында көй башкару буенча осталыкларын күрсәтте.

Бөгелмәдә әлеге бәйге 9нчы тапкыр уздырылды. Нәтиҗәдә, беренче тапкыр бөгелмәле София Филатова “Гран-при”га лаек булды. Ул вокал белән шөгыльләнә, фортепианода уйный. Моңа кадәр ул “Рухият” фонды оештырган “В стране поющего соловья” конкурсында беренче урынны алган булган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot