Бөгелмә контроль-хисап палатасы рәисе иң яхшы белгеч булып танылган
Ләйсән Фәтхетдинова Россиядә муниципаль финанс контролен торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен муниципаль контроль-хисап органнары берлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

(Бөгелмә, 19 гыйнвар, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Татарстанның иң яхшы финанс контролеры» республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Бөгелмә контроль-хисап палатасы рәисе Ләйсән Фәтхетдинова иң яхшысы дип табылды.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә контроль-хисап палатасы рәисе Ләйсән Фәтхетдиновага бүләк тапшырылды.
Моннан тыш, контроль-хисап палатасы рәисе Россиядә муниципаль финанс контролен торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен муниципаль контроль-хисап органнары берлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.