news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә командасы балалар ишегалды футболы фестивалендә өченче урынны алган

Минзәлә командасы беренче урынны яулады.

Бөгелмә командасы балалар ишегалды футболы фестивалендә өченче урынны алган
Бөгелмә муниципаль районы сайтыннан.

(Бөгелмә, 7 август, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы").  Бөгелмә җыелма командасы балалар ишегалды футболы фестивалендә өченче урынны яулады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярышларда Алексеевск, Чирмешән, Зәй, Минзәлә, Норлат, Бөгелмә, Буа, Әлки, Мамадыш, Чистай, Яшел Үзән һәм Казан командалары катнашты.

Яшь футболчылар командалары 27 августтан 1 сентябрьгә кадәр Санкт-Петербургта узачак ярышларның Бөтенроссия финалында Татарстан Республикасы данын яклау хокукы өчен дә көрәштеләр.

Чараның ярыш өлешеннән тыш, спорт бәйрәме тамашачыларын һәм кунакларын күңел ачу программасы белән сөендерделәр. Барлык теләүчеләр махсус куелган "КАМАЗ" командасы белән фотога төште, "Рубин" яшьләр командасы уенчылары фотосессия үткәрделәр һәм барлык теләүчеләргә автографлар тараттылар.

Турнир нәтиҗәләре буенча өченче урынга Бөгелмә командасы лаек булды, көмеш – Чистай командасында, ә лаеклы җиңүне Минзәлә командасы яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot