news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә кешесенең янгында 60 процент тәне пешкән

Янгынның беренчел сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү.

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). Бөгелмә кешесенең янгында 60 процент тәне пешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 22 сәгать 13 минутта Бөгелмә районы ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына Совет урамындагы биш катлы кирпеч йортта икенче каттагы фатир януы турында хәбәр керә.

Ике бүлмәле фатирда әйберләр һәм идән янган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынга таралырга юл куймаган. Янгын аркасында, 29 яшьлек ир-атның 60 процент тәне пешкән. Ул хастаханәгә озатылган.

Янгынның беренчел сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot