news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә кешесенең 27 мең сум акчасын мобиль кушымта аша урлаганнар

Алдакчылар биржада югалткан акчаларны кире кайтарып бирергә вәгъдә иткән.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Бөгелмәдә яшәүче кешенең 27 мең сум акчасын мобиль кушымта аша  урлаганнар. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөгелмәдә яшәүче 54 яшьлек ир-ат полиция хезмәткәрләренә сөйләгәнчә, аңа биржадан акча кайтару белән шөгыльләнүче финанс оешмасы менеджеры дип таныштырган кеше шалтыраткан. Ачыкланганча, ир-атны кайчандыр биржада алдаган булганнар. Шуңа ул бу шалтырату белән кызыксынган.

Шалтыратучы кеше ир-атны смартфонына "AnyDesk” мобиль кушымтасын көйләргә күндергән һәм теркәлү тәртибен аңалткан. Аңа шәхси мәгълүматларын, шул исәптән, үзенә акча күчерсеннәр өчен банк картасы реквизитларын да кертергә туры килгән. Нәтиҗәдә, аферистлар бу кеше хисабыннан 27 мең сум акча “салдырган”.

Әлеге факт буенча “Мошенниклык” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot