Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә хатын-кызлары Уфада Бөтенроссия конкурсында бүләкләнде
Римма Кадыйрова конкурсның иң югары бүләге — «Милләт хатын-кызы» медале белән бүләкләнде.
(Бөгелмә, 12 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте уздырган бу бәйге Россия төбекләренең һәм БДБ илләренең 500дән артык хатын-кызын берләштерде. Шуларның 150се финалга чыкты.
Чарада Бөгелмә шәһәрендә яшәүче, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, өч бала анасы, алты онык әбисе Римма Кадыйрова, һәм күп балалы әни, тренер-инструктор, «Кониленд» ат-прокат клубы хуҗасы Гөлнара Галиева катнаштылар.
Бөгелмәлеләр «Хатын-кыз — ана» һәм «Хатын-кыз — эшкуар-ханым» номинацияләрендә җиңүче булды.
Аларга диплом, бүләк, чәчәк тапшырылды. Моннан тыш, Римма Кадыйрова конкурсның иң югары бүләге — «Милләт хатын-кызы» медале белән бүләкләнде.Тулырак: http://bugulma-tatarstan.ru/news/news/btenrossiya-konkursy-laureatlary
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз