news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә халкы тигез юллар һәм спорт мәйданчыклары өчен тавыш бирә

Бүген республиканың 14 районында үзара салым буенча референдум уза.

Бөгелмә халкы тигез юллар һәм спорт мәйданчыклары өчен тавыш бирә
bugulma-tatarstan.ru

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә яшәүчеләр үзара салым буенча референдумда катнаша. Иртәдән сайлаучылар 1һәм 2нче урта белем бирү мәктәпләрендә һәм мәдәният йортында урнашкан 1170, 1171 һәм 1172 номерлы участокларга килә башлады. Бу хакта «Бөгелмә авазы» газетасы яза.

Карабашта яшәүчеләр 2020 елда балигъ булган һәр кешедән 300 сум күләмендә үзара салым кертү мәсьәләсен хәл итә. Татарстан Хөкүмәте җыелган һәр сумга тагын дүрт сум өстәячәк. Җыелган сумманы тротуарлар һәм җәяүлеләр юллары төзелешенә һәм ремонтлауга, шулай ук торак пунктта спорт һәм балалар мәйданчыклары сатып алуга һәм урнаштыруга юнәлдерәчәкләр.

Яшьләр дә актив. Карабашта яшәүче 24 яшьлек Лев Чурбанов халык референдумга ярдәм итәргә тиеш, чөнки барлык тәкъдим ителгән мәсьәләләр Карабаш өчен актуаль, диде.

«Референдум нәтиҗәләре буенча бистә юлларын яхшырту, спорт һәм балалар мәйданчыклары урнаштыру мөмкинлеге булыр дип уйлыйм», – диде егет.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100