news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәгә шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү программасы төзергә кирәк - Фәрит Мөхәммәтшин

Дәүләт Советы рәисе фикеренчә, Бөгелмәдә авылның эшчәнлек активлыгы әлегә бик түбән.

Бөгелмәгә шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү программасы төзергә кирәк - Фәрит Мөхәммәтшин
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районының XIII сессия эшендә катнашты. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте язып чыккан. Утырышта авылдагы халыкның эшчәнлеген активлаштыру ысуллары һәм кече хуҗалык формаларын үстерү турында сөйләштеләр.

Исегезгә төшереп үтәбез, район һәм шәһәр советы утырышларын үткәрү хакындагы карар узган елның декабрендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үсеше буенча уздырылган зона киңәшмәләрендә кабул ителде. Дәүләт Советы рәисе Бөгелмә районы советы утырышында юкка гына катнашмады – муниципаль берәмлек авылда эшчәнлек активлыгы үсешенең дәрәҗәсе буенча республика рейтингында 40нчы урынны алып тора. “Бөгелмәлеләрне ничек уятырга?”, - катнашучыларга ул шундый сорау юллады.

Утырыш алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин Марат Ситдыйковның Батыр авылында урнашкан гаилә фермасында булды. Ул шәхси ярдәмче хуҗалыклар төзү өчен бирелгән дәүләт акчасына булдырылган. Бинаның гомуми бәясе – 6,5 миллион сум, 3 миллион 100 мең сумын әлеге грант тәшкил итә. Бүген фермада 60 сыер бар. Аларны 6 кеше карый.

Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы дәүләт ярдәме программаларыннан башка авылда шәхси хуҗалык булдыру бик авырга туры килер иде, дип ассызыклады. Гамәлдәге чараларга, фермер, үзе әйтеп узганча, хуҗалык оештырганда кирәкле кәгазъ санын киметү һәм процент түләвен түбәнәйтүне дә кертер иде. “Соңгы тапкыр минем өчен өстәмә куелган акча 23 процент булды. Әлбәттә, аны киметү яхшы булыр иде, шулай ук авыл хуҗалыгы банкларының хезмәт күрсәтү исемлеген зурайтырга кирәк", - диде фермер.

Моңа охшаш тәкъдимнәр белән район советы утырышында башка крестьян-фермер хуҗалыкларының җитәкчеләре дә чыкты. Шулай ук районда фермаларга илтә торган юллар төзү мәсьәләсе дә көн кадагында. Дәүләт программасы эшләгән вакыт аралыгында Бөгелмә районында нибары 3 фермага гына шундый юл салынган.

Сессиядә төп чыгышны Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров ясады. Ул 100 мең бөгелмәленең 20 меңнән артыгы авыл җирендә яши, дип хәбәр итте. Районда 40 гаилә фермасы эшли. Фермерлар авыл хуҗалыгы продукциясенең 28 процент өлешен җитештерә. Узган ел районда 85 мең тонна ашлык суктырылган, ягъни гектарыннан - 18 центнер. Быел 22 мең тонна ит һәм 13 мең тонна сөт җитештерелгән (барлык күрсәткечләр дә – узган елгыдан югары). Шуның белән беррәттән,  мөгезле эре терлек саны кимү күзәтелә, үткән елда – 285 баш.

Быел район җитәкчелеге чәчүлек мәйданнарын яңадан карамакчы, шулай ук заманча сөтчелек- терлекчелек комплексы төзү өчен инвестор да тапмакчы. Линар Закиров районның авыл җирлеге советы депутатларын шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсеше буенча булган мәсьәләне муниципалитет активы катнашындагы утырышларда хәл итәргә чакырды. Шулай ук конкурс тәртибендә иң яхшы крестьян-фермер һәм ярдәмче хуҗалыкларны билгеләргә кушты.

«Икътисадтагы гадәти булмаган хәлләрне авыл кешесе үзендә тойды. Эре инвесторларны җәлеп итү буенча зур эш башкарылды. Хәзер без киләчәкне уйлап, кече гаилә фермаларын үстерүне күздә тотабыз», – диде Линар Закиров.
«Бөгелмә авылларында хезмәт активлыгы түбәнрәк. Мөмкинлекләр күп булса да. Хәзер шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны үстерү өчен район программасын төзергә кирәк. Бүгенге сөйләшү Бөгелмә районындагы, шулай ук, гомумән, Татарстан буенча шәхси хуҗалыклар активлыгына этәргеч булыр дип уйлыйм», - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин, авыл җирлеге башлыкларына мөрәҗәгать итеп, казнадагы авырлыкларга карамастан, республикада бу юнәлештә ике миллиардлы финанслау саклана, шулай ук дәүләт ярдәме программалары да гамәлдә булуын дәвам итә, дип искәртте. “Бу - авыл өчен аеруча мөһим, андагы кешеләрне хезмәт белән тәэмин итү, тормыш тәртибен саклау дигән сүз. Без авыллар юкка чыга, кешеләр китеп бара дип сөйлибез. Мондый программалар нигезендә авылча яшәү рәвешен, ә аның аша мәдәният һәм гореф-гадәтне саклап калып булачак ”, - дип белдерде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин эшнең яңа формасын һәм яшерен резервларны эзләргә чакырды. “Шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча гамәли программалар хакындагы белешмәлек һәр авыл җирлеге башлыгының өстәлендә булырга тиеш”, - дип йомгаклады ул.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның казнасыннан, гаилә фермаларына ярдәм итү өчен, 150 миллион сум акча бүленгән. Гомумән алганда, кече хуҗалык итү формаларына ярдәм итү чараларына 815 миллион сум акча  (490 миллион сум - федераль казнадан, 325 миллион - Татарстан казнасыннан) бүленер дип ниятләнә. Соңгы 5 елда гына Россия һәм Татарстан казналарыннан кече хуҗалык итү формаларына ярдәм йөзеннән. 11 миллиардка якын акча юнәлдерелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100