news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәгә Россия космонавтлары Антон Шкаплеров белән Алексей Овчинин килгән

Районда туып-үскән Россия космонавты Сергей Рыжиков бүгенге көндә җир тирәли очышта.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”). Бөгелмәгә Россия космонавтлары Антон Шкаплеров белән Алексей Овчинин килде.Соңгысы август ахырында бөгелмәлеләрне шәһәрнең 235 еллык юбилее белән космостан котлаган иде. Бөгелмәдә туып-үскән Россия космонавты Сергей Рыжиков бүгенге көндә җир тирәли очышта. Җиргә ул 27 февральдә генә кайтачак. Космонавтлар белән очрашуда аның әнисе Любовь Рыжикова катнашты. Ул улының коллегалары белән күрешү өчен Мәскәүдән Бөгелмәгә махсус килгән иде. Бу хакта “Бөгелмә авазы” яза.

Космонавтларны мәктәп укучылары флешмоб белән каршы алды, аларга үзләре ясаган рәсем күргәзмәсен күрсәттеләр. Соңыннан очрашу тантаналар залында дәвам итте. Биредә балалар космонавтларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Сораулар берсеннән-берсе кызыклы иде. Укучыларны туган җирләреннән космоска булган ара, космонавтларның ничек йоклаулары, җиргә кайткач, аякка ничек басулары турындагы мәгълүматлар кызыксындырды. Сорауны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров та бирде. Ул космонавтларның менюлары белән кызыксынды. Орбиталь станциядә булучылар махсус ризыклар белән туклана икән. Мәсәлән, Америка космонавтлары безнең эремчекне ярата ди, ә россиялеләр креветка белән сыйлана икән. Космонавтларның үз традицияләре дә бар. Алар үзләре белән очышка йомшак уенчык алалар, бу талисман – “авырлык булмаган җир индикаторы”, ул, космоска чыгуны белдереп, очып йөри башлый. Моннан тыш, космонавтлар очыш алдыннан махсус аллеяга агачлар утырта. Анда Юрий Гагарин утырткан агач та бар икән. Шулай ук очыш алдыннан очучылар “Белое солнце пустыни” фильмын карый. Антон Шкаплеров сүзләренә караганда, бу традицияне үтәмәүчеләрне, чыннан да, космоста уңышсызлыклар көтә ди. Мондый очраклар булгалаган.

Алексей Овчинин космостан бер ай ярым элек кенә кайткан. Хәзерге вакытта ул – тернәкләндерү чорында. Бөгелмәгә Халыкара орбиталь станциядә булып кайткан шәһәр әләмен һәм гербын алып килде. Зур сәяхәтне дәлилләү өчен герб белән флагка махсус мөһерләр дә куйганнар. Галәмдәге станциягә Бөгелмә символларын алып керү өчен Алексейга үз әйберләрен әзрәк алырга туры килгән, чөнки махсус тәртип буенча космонавтларга багаж итеп бары бер литр һәм бер килограмм әйбер алу каралган. Кызыклы очрашу азагында кунакларга һәм укучыларга космонавтлар тормышы турындагы фильм күрсәттеләр. Сергей Рыжиков аннан бөгелмәлеләргә сәлам ирештерде. Моны ул әнисе белән “скайп” аша сөйләшү вакытында ясаган.

Бөгелмәлеләрнең космонавтлар белән киләсе очрашуы Сергей Рыжиковның үзе белән булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100