news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә делегациясе Әстерханда Сабантуйда булып кайтты

Бөгелмә делегациясе Әстерханда Сабантуйда булып кайтты

(Бөгелмә, 23 май, “Татар-информ”, Маргарита Суворова). Шушы көннәрдә Бөгелмә делегациясе Әстерханнан кайтып төште. Бөгелмә кунаклары халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйны билгеләп үтәргә Әстерханга инде дүртенче мәртәбә бара һәм аларның бу сәфәре күркәм традициягә әверелде.

Быел Әстерханга ат чабышларында, татарча көрәштә, колга башына менүдә үз осталыкларын күрсәтергә, бавырсак, чәк-чәк һәм өчпочмакларны татып карага 25 меңнән артык кеше килгән иде. Бәйрәм кунаклары Бөгелмә кулинарларының эшләнмәләре бик тәмле булуын һәм үзенчәлекле рәвештә әзерләнүен билгеләп үтте.

Быелгы Сабантуйны шулай ук Бөгелмә вәкилләре – Эдуард Гафиятуллин һәм Гөлназ Шәрипова алып барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot