news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә “Зәйтүнә” дини мөнәҗәтләр фестивале уза

Фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 7 яшьтән алып һәм өлкәнрәк оста мөнәҗәт башкаручылар җыелачак.

(Казан, 5 март, "Татар-информ"). 24 мартта Бөгелмә шәһәрендә матур гадәткә әйләнгән VI “Зәйтүнә” дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәкара статусын алган фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 7 яшьтән алып һәм өлкәнрәк оста мөнәҗәт башкаручылар җыелачак. Катнашучылар «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә бәяләнәчәк. Конкурсантларның чыгышлары акапелло рәвешендә башкарылачак.

Чараны, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәният үзәге оештыра. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Гаризалар 2018 елның 20 февраленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Бөгелмә шәһәре, Краснослободская ур., 68 йорт.

Электрон почта: husnutdin73@mail.ru; tatar.sentre@mail.ru. Белешмәләр өчен телефоннар: (885594) 4-16-98; 8- 987- 063-97-44; 8- 937-776-69-98; 8-919-627-59-66 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100