news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә йортларга видеокамералар куела

Быел видеокамералар 161 йортка урнаштырылачак.

(Бөгелмә, 2 февраль, "Татар-информ", “Бөгелмә авазы”). Бөгелмәдә, “Имин Татарстан” программасы нигезендә, “Куркынычсыз шәһәр” проекты эшли башлады. Бу адым шәһәрдәге иминлек дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге эшне, “Таттелеком” җәмгыяте белән берлектә, идарәче компанияләр башкарып чыгарга тиеш, дип яза районның “Бөгелмә авазы” газетасы.

Күпкатлы йортларга урнаштырылган камералар барлык микрорайонның территориясен диярлек колачлап алачак. Мондый төрдәге камераларның язмалары бер атна саклана. Эшли торган бер камера өчен йортта яшәүчеләр риза булган очракта барысы бергә аена 900 сум күләмендә акча түләргә тиеш булачак.

Быел видеокамералар 161 йортка урнаштырылачак. Шәһәрдә бу эш инде башланды һәм алар йортларга гына түгел, ә паркларга да, урамнарга да куела. Мәсәлән, узган ел шундый тугыз “күз” Кызыл Армия паркына урнаштырылган булган. Бөгелмәдә бүгенге көндә 37 видеокамера эшли. Моның уңай нәтиҗәсе дә шактый. Бөгелмә эчке эшләр бүлеге мәгълүматына караганда, 2016 елның 9 ае эчендә алар ярдәмендә 146 тәртип бозу очрагы ачыкланган, 22 җинаять эше кузгатылган.

Киләчәктә видеокамераларга төшерелгән рәсем интернетта да трансляцияләнәчәк, шуңа да йорттагы һәр кеше, теләсә кайсы урында булуына карамастан, үзенең ишегалдында нәрсә барганлыгын күзәтеп тора алачак. Болардан кала, әлеге система хезмәт күрсәтә торган оешмаларның эш сыйфатын үстерергә булышыр дип көтелә. Мәсәлән, ишегалды чистартылганмы, яисә чүп-чар түгелгәнме икәнен контрольдә тоту бик уңай булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100