Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә йорт кыекларындагы боз сөңгеләре белән көрәшәләр
Әлегә коммуналь хуҗалык хезмәтләре эшне тотрыклы алып бара
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Бөгелмә муниципаль районында гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы булып узды. Анда хәзерге вакытта район территориясе буйлап йорт кыекларындагы боз сөңгеләренә карата барган көрәш чаралары турында сөйләштеләр, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Утырышта катнашкан башкарма комитет җитәкчесе Татьяна Никулина идарәче компанияләрнең һәм коммуналь хезмәтләрнең әлегә эшне тотрыклы башкарып килүен әйтеп узды. Ситуация контроль астына алынган. Әмма республикадагы һава шартларының яхшыруына да карамастан, Яңа ел алдыннан ук гамәлгә кергән “Буран” операциясе әлегә дәвам итә. Авыл җирләрендә мәктәп автобуслары өчен юлларны тәртипкә китерергә, шәһәрдә подъездларны, йорт һәм социаль объект түбәләрен кардан һәм боздан арындырырга – предприятие һәм оешма җитәкчеләренә шундый бурычлар йөкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз