Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәдә язгы ташу чорында гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу турында сөйләштеләр
Эвакуацияләү кирәк булган очракта бу авылларда вакытлыча урнаштыру пунктлары планлаштырылган.
(Бөгелмә, 25 март, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы", Ләйсән Бикбулатова). Бөгелмә мэриясендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә язгы ташу чорында гадәттән тыш хәлләрдән саклану һәм аларны булдырмый калу турында сүз барды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның көньяк-көнчыгышы, шул исәптән Бөгелмә муниципаль районы, кечкенә елгалар күп булу белән аерылып тора һәм алар язын халыкка куркыныч тудыра. Түбәндә урнашкан биләмәләргә су басу куркынычы яный. Аеруча боз тыгылу һәм туфракның туң катламы калын булган очракта, су җиргә озаграк сеңә.
Бүгенге көндә районыбызда 20 буа исәпләнә. Шуларның өчтән беренең торышы канәгатьләндерерлек түгел. Су басу 3 торак пунктка яный: шәһәр тибындагы Карабаш бистәсе, Татар Димскәе һәм Суык Чишмә авылларына. Су басу була калса, куркыныч астында 143 йорт исәпләнә, анда 289 кеше яши. Әлеге зонада шулай ук 25 баш мөгезле эре терлек тә бар.
Язгы ташу башлануны исәпкә алып, районда мартның соңгы көннәре – апрельнең беренче декадасында, язгы ташу нәтиҗәләрен минимальләштерү буенча район хезмәтләре һәм оешмаларының гамәлләрен берләштерү өчен “Язгы ташу–2019” планы эшләнгән. Халәтне контрольдә тотучы төркемнәр булдырылган. Районда су басуны булдырмый калу, коткару эшләрен башкару өчен көч һәм матди чаралар җитәрлек.
Карабаш һәм Татар Димскәе авылларында халыкка ашыгыч рәвештә хәбәр итү системасы урнаштырылган. Эвакуацияләү кирәк булган очракта бу авылларда вакытлыча урнаштыру пунктлары планлаштырылган.
Хәзерге вакытта районда язгы ташу торышына даими мониторинг үткәрелә. Махсус гадәттән тыш хәлләр комиссия әлеге ике авыл җирлеге территорияләрендә утырышлар, укулар уздырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз