news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә "Язгы тамчылар" зонаара бәйгесе үтте

Анда Татарстанның өч районыннан (Баулы, Бөгелмә, Лениногорск) килгән урта һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары көч сынашты.

(Бөгелмә, 14 март, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Яз кояшы җылы нурларын сибә башлаган мәлдә Бөгелмәдә ел саен уза торган республиканың "Язгы тамчылар" зонара бәйгесе булып үтте. Анда Татарстанның өч районыннан (Баулы, Бөгелмә, Лениногорск) килгән урта һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары көч сынашты. Барлыгы – 9 команда, дип яза районның "Бөгелмә авазы" газетасы.

– Ел саен әлеге бәйге яңа йолдызлар барлыкка китерә, анда катнашучылар саны арта, былтыр ул мәктәп укучылары арасында оештырылса, быел студентларны сыный. Бәйге оештырылуга – 21 ел. Бу бик куанычлы күренеш, чөнки биредә талантлы балаларны билгелиләр һәм алар белән шөгыльләнгән, аларның сәләтен үстерүгә зур өлеш керткән тәрбияче-педагогларга бәя бирәләр. Әлеге тырыш хезмәт югары бәяләнә, – диде фестивальне ачып җибәргән тантанада Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова.

Лениногорск музыка педагогия училищесы студентлары "Безнең дөнья. Минем җирем" темасына багышланган концерт программасы оештырган. Алар бәйгедә җырлады да, биеде дә.

– Бер ай дәвамында әзерлек эше алып бардык. Кызлар үзләрен хореография, вокал өлкәсендә сынарга булды. Барысы да җиңү яуларга тели, ә без дулкынланабыз, – ди музыка педагогия училищесы педагогы Елена Горбунова.

"Язгы тамчылар" бәйге-фестиваль рәвешендә узды. Мәртәбәле жюри (бию буенча ЮНЕСКО советы әгъзалары, ТР хореография студиясе җитәкчеләре, камера театры артистлары, опера җырчылары һ.б) команданы да һәм һәр катнашучыны бәяләп торды.

Зонаара бәйге җиңүчеләрен Әлмәт, Чаллы, Түбән Камада узган конкурстан соң гына билгеләячәкләр. Финалистлар 7 апрель көнне Казанда янә көч сынашачак һәм ахырдан гала-концертта катнашачак. Биредә фестивальнең лауреатларын, дипломантларын билгеләп үтәргә җыеналар, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100