news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча турнир ачылды

Идел буе федераль округы беренчелегендә ундүрт төбәктән 16 яшькә кадәрге 400 гә якын спортчы катнаша.

Бөгелмәдә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча турнир ачылды
Айгөл Шәрәфиева

(Бөгелмә, 20 март, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). Бүген Бөгелмә шәһәрендәге «Факел» спорт комплексында яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге башланды.

Турнирга Самара, Пермь, Киров, Ульяновск өлкәләреннән, Башкортстан Республикасыннан — барлыгы 14 төбәктән спортчылар килгән. Биредә 16 яшькә кадәрге спортчылар ике көн дәвамында көч сынашачак.

Ярышларга килгән спортчыларны традиция буенча чәк-чәк белән каршы алдылар. Кунакларны Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, Татарстан Республикасы Спорт көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин, баш хөкемдар Борис Юлтимеров сәламләде.

Татарстан Спорт көрәше федерациясе ярдәмендә турнирның онлайн трансляциясе оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot