Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәдә яшәүчеләр урман утырту акциясенә кушылды
Утырту материалы Петровка урманчылыгы теплицасында үстерелгән.
(Бөгелмә, 11 октябрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы", Ләйсән Бикбулатова). Бөгелмәлеләр урман утырту акциясенә кушылды. Октябрьдә Татарстанда “Бердәм урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе башланып китте. Массакүләм чаралар Бөгелмә районының берничә урынында узды, дип яза җирле басма.
5 октябрь көнне Петровка участок урманчылыгына кергән территорияләрнең берсендә агач утырттылар. Бу көнне урман баету эшен Ефановка авылы урманында башкардылар. Урманчыларга ярдәмгә аграр көллият студентлары килде.
Петровка участок урманчылыгы Забугоровка, Ефановка, Кече Бөгелмә, Покровка, Исаково, Спас, Татар Суласы, Акбаш станциясе территорияләрен үз эченә ала. Урыннарны ел саен урман төзелеше системасы вәкилләре карап чыга. Алар кисәсе, утыртасы урыннарны билгелиләр. Әлеге участокта агачлар сирәк, шуңа күрә биредә урман культуралары булдырырга кирәкдигән карар чыгарылды, дип җиткерде Петровка участок урманчылыгы урманчысы Сергей Дятлов.
Бу көнне урманчылар студентлар ярдәме белән 1,6 гектар җирне каен агачы белән тулыландырды. Утырту материалы Петровка урманчылыгы теплицасында үстерелгән.
Каен орлыгы җыеп, май аенда теплицага утырттык. Көзгә инде алар утыртырлык дәрәҗәгә үсеп җитте. Үстерү җиңел эш булмаса да, каяндыр алып кайткан үсентеләргә караганда, сыйфатлырак һәм ышанычлырак, – дип белдерде Сергей Дятлов.
Татарстан буенча “Бердәм урман утырту көне” акциясе 6 октябрь көнне колач җәйде. Бөгелмә районы да читтә калмады.
Акциядә катнашырга теләгән һәркемгә үсентеләр тапшырдык. Балалар бакчалары, төрле оешмалар бик теләп катнашты. Балалар паркында һәм Гоголь урамының 38нче йорты буенда урнашкан түтәлләргә агач утыртылды. Үсентеләр – юкә һәм балан. Алар Бөгелмә урманчылыгы питомнигыннан һәм урманнарда куе булган урыннардан алынды, – дип җиткерде Бөгелмә урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Артем Улаев.
Балалар паркында агачлар ВЛКСМның 100 еллыгына багышлап утыртылды. Аның кысаларында, юкә аллеясы пәйда булды. Агач утырту акциясе моның белән генә тәмамланмый. Шушы көннәрдә Мәдәният һәм ял паркында 50 төп юкә һәм 30 төп балан утыртылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз