Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәдә яшәүчеләр ишегалларын төзекләндерү буенча тәкъдимнәрен белдерә
Яңгыраган тәкъдимнәр һәм теләкләр теркәлде һәм эшкә кабул ителде.
(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Бөгелмәлеләр ишегалларын төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен белдерә. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.
"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге "Безнең ишегалды" проекты кысаларында, шәһәрнең Гафиятуллин урамы, 18 һәм 20 адресы буенча урнашкан күпфатирлы торак йортларда яшәүчеләр муниципалитет вәкилләре һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов белән очрашты.
Очрашуда шулай ук "ТКХ Департаменты" МУП җитәкчесе Ринат Манасыйпов, "Таң" идарәче компаниясе директоры Лариса Мальцева, партия тарафдарларының җирле советы рәисе, 3нче мәктәп директоры Галина Дулова, ТИБ вәкиле, Кызыл Армия урамы, 22, 24, 24а һәм Насыров урамы, 1, 1а, 3 һәм 5нче йортларда яшәүчеләр катнашты.
Очрашуны партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Әнвәр Әхмәдиев ачты һәм алып барды.
Яңгыраган тәкъдимнәр һәм теләкләр теркәлде һәм эшкә кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз